Минзәлә районы хуҗалыклары 59920 тонна сенаж салдылар
Районыбызның “Заиковский”, “Кама беконы” ҖЧҖ “Калморза” хуҗалыкларында берьеллык үләннәрдән сенаж салу төгәлләнде.
“Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгында да 250 гектар күпьеллык үләннәдән икенче кат сенаж салу төгәлләнеп килә. “Ильнур” КФХсы берьеллык үләннәрдән 50 тоннадан артык печән хәзерләде. Сенаж салу планын “Ильнур” КФХсы-252,3 %ка, “Заиковский” хуҗалыгы-248 % ка, “Калморза” хуҗалыгы -226,5 %ка,“Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП-142 % ка, “Кама беконы” ҖЧҖ-112,6 % ка үтәде. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 34,8 центнер азык берәмлеге тәшкил итә, ә республика буенча бу күрсәткеч 19 центнердан аз гына күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев