Минзәлә районы хуҗалыклары әче туфракны известьлыйлар
Районыбыз хуҗалыкларында барысы 5307 гектар әче туфракка известь кертәсе бар.
Моның өчен 29774 тонна күләмендә известь кайтарып басу читләренә куелды. План буенча тагы 15906 тонна известьны басу кырларына ташып куясы калган. Әче туфраклы басуларның һәр гектарына 7 тонна известь кертү зарури. “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы хезмәтчәннәре 1107 гектар әче туфраклы басуларның 805 гектарын известьлап бетерде. Бу планлаштырылганның 72,7 проценты дигән сүз. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсенең 173 гектар басуына известь кертелгән. “Кама беконы” ҖЧҖнең 121 гектарлы басуына известь кертелде. “Калморза” хуҗалыгы, “Август” компаниясенең Мензелинское ОСПсы бу эшкә керешмәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев