Минзәлә районы терлекчеләре икенче урынга күтәрелделәр
Районыбыз терлекчеләре һәр сыердан уртача савым буенча республикада2 нче урынга күтәрелделәр
Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”
Беренче графа – хуҗалыклар һәм андагы сөтчелек фермалары исеме, икенче – 24 март көнне савылган сөт(килограммнарда), өченче – быелның 1 мартына караганда артык яки ким(килограммнарда), дүртенче-24 март көннеуртача бер сыерга җитештерелгән сөт(килограммнарда).
Заиковский 13461 556 33,7
Кама беконы25700 3440 30,1
Балтай 21700 -560 31,2
Коноваловка 4000 4000 25,2
Калморза 8265 -390 26,5
КФХ Ильнур 2740 210 15,2
Ярд.хуҗ., КФХлар 5500 0 20,6
Район буенча 55666 -3816 27,7
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә район буенча март ае башыннан аенда сөт җитештерү 3,8 тоннага артып бүгенге көндә 55666 килограмм тәшкил итә. Район буенча һәр сыердан көнгә уртача 27,9 килограмм сөт савып алына. Районыбыз терлекчеләре бер сыердан уртача савым күрсәткече буенча бүген республикада 2 нче урынга күтәрелделәр. Хәзер шушы урыннан төшмәскә генә кирәк.
“Кама беконы”нда бозаулаган сыерлар арту бәрәбәренә районда тулай савым күрсәткечләре дә өскә күтәрелә бара.
Районыбызның “Кама беконы” ҖЧҖнең Балтай, Коноваловка комплексындагы савылган сөтнең товарлылыгы 100 процент, ә “Заиковский” хуҗалыгында савылган сөтнең дә товарлылыгы 99,7 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев