Минзәлә районына “Туган җир” тапшыруы килә
Бүген районыбыз җирлеген телеведениедә күрсәтү өчен Татарстан яңа гасыр каналының “Туган җир" тапшыруын алып баручы Рамил Гарипов килә.
Ул Югары Тәкермән авылы фермеры Нәсим Дәүләтовның “Дәүләтов” КФХсында махсус тапшыру төшерә. Аннары алар “Калморза” хуҗалыгы басуында урак барышы белән танышып, комбайнчылар белән аралашачаклар. Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков озатып йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев