Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында 1 гектардан - 29,7 центнер уңыш

Районыбыз басуларында урып-җыю дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,  барлыгы 10638 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, барлыгы 8272 гектары суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-1698,  борчак-360, көзге бодай 6214  гектарда җыеп алынган.  Барлыгы 24567 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,7 центнер тәшкил итә.   Басуларда барлыгы 42 комбайн эшли. Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 8000 гектарда башкарылган. 5 август көнне районыбыз кырларында 1,5 мм. яңгыр яуды.

Җәмәгать терлекләре өчен печән 8200 тоннадан әзерләнсә, сенаж  44800 тонна салынган.  Бер баш шартлы терлеккә 19,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.   Салам җыю эшләре дәвам итә, 280 тонна салам төргәкләргә төрелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев