Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында 6654 гектарда игеннәр теземгә салынган

Районыбыз басуларында урып-җыю темпы көчәйгәннән көчәя.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 6654 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, шуның 5201 гектары суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-1052,  борчак-360, көзге бодай 3789,  гектарда җыеп алынган.  Барлыгы 15456 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,7 центнер тәшкил итә.  Басуларда барлыгы 79 комбайн эшли. Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 8000 гектарда башкарылган.   
Җәмәгать терлекләре өчен печән 8200 тоннадан әзерләнсә, сенаж  42900 тонна салынган.  Бер баш шартлы терлеккә 18,7центнер азык берәмлеге әзерләнгән.   Салам җыю эшләре башланды, 205 тонна салам төргәкләргә төрелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев