Минзәлә районында 95 яшьлек хезмәт ветеранын котладылар
Хезмәт ветераны Гөлҗиһан апабыз колхозда тырышып эшләгәне өчен “1941-1945 елларда фидакарь хезмәте” медале белән бүләкләнгән.
Түбән Тәкермән авылында гомер итүче Гөлҗиһан Гәрәевага 95 яшь тулды. Шул уңайдан район башлыгы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, кыйммәтле бүләген тапшырды. Түбән Тәкермән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ләйсән Якиева да Гөлҗиһан әбиебезгә изге теләкләрен ирештереп, бәхетле картлык теләде.
Без Түбән Тәкермән авылында Габдулла абый белән 51 ел яшәгән Гөлҗиһан апаларга килдек. Өйләре пөхтә итеп җыештырылган, бизәлгән, мул өстәлләр каршы алды. Өй түрендәге стенада нәсел агачы,тормыш юлын чагылдырган фоторәсемнәр эленеп куелган,өстәлдә роза, астра һәм башка бик күп чәчәкләр.
Гөлҗиһан апабыз хәзерге Тукай районы Яңа Байлар авылында крестьян гаиләсендә бишенче бала булып туа, 4 малай һәм өч кыз үсәләр. Бөек Ватан сугышы 4 абыйсын да үзенә ала. Әнинең алар өчен түккән күз яшьләре күп булды,дип искә ала ул. Күзкәй мәктәбендә 7 сыйныфны төгәлләгәч, Тула шәһәрендәге хәрби заводка вербовать ителеп китә, анда 7 ай эшләгәч Бөек Ватан сугышы башлана һәм немецлар шәһәрне бомбага тота башлагач, ул аннана качарга мәҗбүр була. Бер атна узгач туган авылына кайтып төпләнә. Сугыш аны печән чабарга, ат җигәргә, урман кисәргә дә өйрәткән.Колхозда төрле эштә эшли, сугыш беткәч Түбән Тәкермән авылы егете Габдулла Гәрәев белән тормыш корып җибәрә. Ирле-хатынлы Габдулла абый һәм Гөлҗиһан апа авылда алма бакчасында эшне оештырып, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куялар. Иренең уң кулы була ул, һәрвакыт бөтен эшне бергәләп эшлиләр. 20 гектарлы бакчада алмагач, кура җиләге, карлыгын, кара миләш, кәбестә, кызыл чөгендер үстерәләр алар. Әле моның өстенә параллель рәвештәчөгендер, кукуруз арасы эшкәртү, бәрәңге алу һәм башкасы. Аның ире Түбән Тәкермән һәм Югары Тәкермән авылы халкын алма бакчалы иткән.
Ире вафат булганына да 21елдан артык. Ире үлгәч тә сыер, сарыклар асрый, хәзер җәйгә тавыклар гына тота ул. Аның ире Габдулла ага үз эшенең фанаты була,көн-төн колхоз бакчасында мәш килгән. Балалар тәрбияләү минем өстә булды, дип искә ала Гөлҗиһан апа. Безнең чорда балалар бакчасы булмады бит, бәләкәй арбага балаларны салып басуга, бакчага эшкә йөрдек. Ашарга да әллә нәрсә юк иде.Олы улыбыз туып башка чыкканда 10 кило он гына бар иде дип ассызыклады Гөлҗиһан әбиебез.Хәзер шул өйдә 70 елдан артык гомер кичерә ул. Ләкин ул ялгыз түгел, җәен үз өендә яши, кышын гына балаларына бара, әле анда да кыш озын була дип, соң гына китә икән.Җәй көннәрендә бакчаларында эшләп йөри, балалары кайтып булышсалар да һәрвакыт бөтен эшне контольдә тота. 95 яшьлек Гөлҗиһан әбиебез картайдым инде дип кул кушырып утырырга яратмый, көн саен үзенә эш табып кына тора, бер караганда бәрәңге бакчасында, икенче караганда карлыган җыя, өченче караганда тавыклары янында мәш килә.
Әле 95 яшенә җитсә дә бакчада карлыган, чия, алмасын һәм башкасын җыя. Ял көннәренә балалары оныклары кайтуына мунчасын ягып куя. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр ,өчесе КамАЗ автогиганты төзелешендә эшләгән, ә олы улы хезмәт һәм спорт ветераны Хәниф абый Минзәлә шәһәрендә төпләнеп кала. Хәзер Гөлҗиһан әбинең сигез оныгы һәм унөч оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев