Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында борчак һәм арпаны суктыра башладылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә район буенча барсы 1766 тонна икмәк суктырылып амбарларга кайтарылган һәм район буенча уртача уңыш 34 центнер тәшкил итә.

Районда иң беренчеләрдән булып “Калморза” хуҗалыгы комбайнчылары борчакны суктыра башладылар. Алар якшәмбе көнне теземнәргә салынган 250 гектар борчакны суктырдылар. Хуҗалык комбайнчылары бүген борчакны суктыруны төгәлләячәкләр. Биредә бер гектардан уртача уңыш-34,8 центнер тәшкил итә.  Шулай ук “Заиковский” хуҗалыгы һәм “Мензелинские зори” агрофирмасыныңд Кадрәк җитештерү комплексы игенчләре дә борчакны суктыра башладылар. Бу ике хуҗалыкта да борчактан уртача 29,4 центнер уңыш чыга.

Шулай ук якшәмбе көнне “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы комбайнчылары арпа урагына да төштеләр, биредә арпаның гектар куәте уртача 51,2 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев