Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында бөртекле культураларны 3% мәйданда чәчәсе калды

Районыбыз хуҗалыкларында 35300 гектарда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчелде.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Бөртекле культураларны бары тик өч процент мәйданда гына чәчәсе калды. Барысы 48836 гектарда язгы чәчү үткәрелде, бу планда каралганның 90,6 проценты дигән сүз.  “Дәүләтов” КФХсы 160 гектарда төрле яшелчәләр чәчте, 150 гектарда бәрәңге утыртты.    “Заиковский”, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары рапс чәчүне төгәлләделәр. Иртәгә “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре дә рапс чәчүне төгәлләячәкләр. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре 418 гектарда җитен чәчеп куйдылар. “Мензелинские зори” агрофирмасы эшчәннәре чөгендер чәчүне тәмамладылар. Районыбыз хуҗалыклары үсемлекләрне тәрбияләү эшләренә керештеләр. Кичә районыбыз кырларында 13 чәчү агрегаты эшләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев