Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында чәчү төгәлләнү алдында

30 майга барлыгы 29040 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде. Бу планлаштырылганның 99,1 проценты дигән сүз.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Солы-219, борчак-1232, берьеллык үләннәр-3551, арпа-15017, рапс-9017, сабан бодае 12157 гектарда җир куенына иңдерелде. “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре шикәр чөгендерен чәчүне төгәлләделәр. Барысы 100 гектар бөртек өчен кукуруз һәм 3550 гектардан артык  кукуруз силос өчен чәчелде.Силос өчен кукуруз чәчү дәвам итә. Барлыгы 10152гектар чәчүлекләр авыруларга, чүп үләннәренә каршы16131 гектар эшкәртелгән. “Дәүләтов”КФХсы 30 гектар аш чөгендере чәчте,150 гектар бәрәңге утыртты.Көзге бодайны  яфрактан тукландыру эшләре 14256 гектарда башкарылган. Чәчелгән мәйданнарда шытымнар яхшы, җирдә дым җитәрлек. Хәзер сабан культуралары шытымнарын тырмалау иң кирәкле чара.Бер ике көн эчендә районыбызда чәчү эшләре төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев