Минзәлә районы комбайнчылары экватор сызыгын уздылар
28 июльгә игеннәрнең 53 проценты урып җыелган, барлыгы 26430 гектар мәйданнан 46950 тонна ашлык суктырып алынган.
Һәр гектардан алынган уртача уңыш 17,8 центнер тәшкил итә. “Август”-Минзәлә ОСПсында 130 гектар рапс суктырып алынды, гектар күәте 9 центнер тәшкил итә. Кичә районыбыз кырларында 75 берәмлек комбайн эшләде. Бүгенге көндә “Калморза” хуҗалыгы комбайнчысы Андрей Кауров иң күп ашлык суктычылардан исәпләнә, аның күрсәткече-1375 тонна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев