Минзәлә районында комбайнчыларга ярышып эшләргә стимул бар
Быел иң яхшы комбайнчы исемен кемнәр алыр?
Быел да 2022 ел урып-җыю эшләрендә катнашучы комбайнчылар арасында район күләмендә районның иң яхшы комбайнчылары конкурсы игълан ителде.
Районыбызның барлык хуҗалыкларында комбайнчыларны, механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне матди кызыксындыру чаралары эшләнгән. Район башлыгы Айдар Салахов тарафыннан да бүләкләү чаралары эшләнде. Суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчы 5 шәр мең сум күләмендә махсус премия белән бүләкләнәчәк.Нәтиҗәләр комбайнның төренә карап күпме ашлык суктыруга карап билгеләнә. Комбайннар маркасы буенча 5 төркемгә бүленгән.
Беренче графа- комбайн маркасы, икенче шул комбайнга бирелгән ашлык суктыру планы (тонналарда), өченче- премиянең күләме (сумнарда).
Лексион, Торум 1500 5000
Нью Холланд, Джон Дир, Тукано 1300 5000
Акрос, Палессе 1000 5000
Дон-1500, Вектор 800 5000
Нива, Енисей 500 5000
Беренче тапкыр нормасын үтәгәннәргә 5 мең сум район башлыгы призын тапшыру каралган. Ә икенче тапкыр үтәгәннәргә хуҗалыклар үзләренең премияләрен булдыру каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев