Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Урак та башланып китте.

Районыбызның җәмәгать терлекләре өчен 3861тонна печән хәзерләнде һәм ул төргәкләргә төрелеп ферма яннарына кайтарып өеп куелды. 57180 тонна сенаж базларга салынды.Район буенча бер баш шартлы терлеккә 33,2 центнер күләмендә терлек азыгы тупланды. “Август” компаниясенә караган Мензелинские ОСП хуҗалыгы күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан сенаж салырга кереште һәм аны ике көндә тәмамлаячак.

 “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында 148 гектар борчакны теземнәргә салдылар, аны алдагы бер-ике көндә  суктыруга керешәчәкләр.Шулай ук “Калморза” хуҗалыгы игенчеләредә 200 гектардан артык борчакны теземнәргә салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев