Минзәлә районында “Әнәк” агрофирмасы көзге бодайны суктырып карады
Суктырган бодайның дымлылыгы 25,5 процент тәшкил итә.
Минзәлә районында “Әнәк” агрофирмасына караган Мөшеге бүлекчәсе көзге бодайны сынау рәвешендә турыдан-туры суктырып карады.
Район буенча барысы 714 гектар борчак теземнәргә салынды. Урып-җыю кампаниясен иң беренчеләрдән башлап җибәргән “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында- 264 гектар,“Калморза” хуҗалыгында-350 гектар, “Заиковский” хуҗалыгында 100 гектар борчак теземнәргә салынган. Теземнәргә салынган борчакларның дымлылыгы 20 проценттан артыграк. “Калморза” хуҗалыгында көзге бодайның дымлыгы-26 процент, арпаныкы 30 проценттан артып китә.Ашлыкны амбарларга сакларга урнаштырганда аның дымлылыгы 13 проценттан артмаска тиеш.Тиздән алдагы бер ике көндә борчакны һәм көзге бодайны суктыра башлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев