Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында су коену сезонын оештыру мәсьәләләре буенча утырыш узды

“2022 елның су коену сезонында Минзәлә районының су объектларында кешеләрнең үлеменә юл куймау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары” турында гадәттән тыш хәлләр комисиясенең утырышы булды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов алып барды.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”

 

Реклама

Бу утырышта районның төрле оешмаларыннан җаваплы затлар катнаштылар. Утырышта  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Шайсуваров доклад ясады. Ул  үз чыгышында тиздән су коену сезоны ачылуын, халык ял итәргә сулыкларга баруын һәм балаларның җәйге каникуллары башлануын ассызыклады. Рамил Рашитович коену сезонында санкцияләнмәгән сулыкларга аншлаглар куярга кирәклеген искәртте. 1 нче июньнән алып 31 нче авгуска кадәр елгаларда, күлләрдә полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә рейдлар үткәрүләр дә планлаштырылган, диде. Минзәләдә яшәүчеләр һәм килгән кунаклар өчен тиздән былтыргы урында су коену урыны булачагын да җиткерде. Әлеге су коену урыны водолазлар тарафыннан төрле калдыклардан  чистартылган. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшергәч  1 нче июль көнне пляж эшли башлаячак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев