Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында әзербайҗан һәм таҗик милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре билгеле булды

Әлеге ике милли-мәдәни берләшмә быел оешып, яңарак кына үз эшен башлап җибәрә.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында үткәрелгән милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышында таҗик һәм әзербайҗан милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре билгеле булды. Аларның исемнәре һәм биографияләре белән Минзәлә районындагы Халыклар дуслыгы йорты методисты Наилә Кәлимуллина таныштырды.

Әзербайҗанлылар милли-мәдәни берләшмәсен Наргиз Чингиз кызы Ахмедова (1 нче төп фото) җитәклиячәк. Ул 1993 елның 13 июлендә Әзербайҗан Республикасы Тауз районы Ашагы Ойсюзлю авылында туа. 4 яшендә гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә, Татарстан Республикасына күчеп киләләр. 2016 елның октябреннән башлап Минзәлә район мәгариф бүлегендә методист булып эшли.

Таҗик милли-мәдәни берләшмәсен шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы Адиба Саидова (2 төп фото) җитәклиячәк. Ул 1976 елның 1 ноябрендә Таҗикстан Республикасы Худжанд шәһәрендә туган. Россия Федерациясенә 2010 елда күченеп килә. 2014 елдан Минзәлә шәһәре 11 санлы “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Реклама

Сан

Минзәлә районында бүгенге көндә якынча 5 әзербайҗан гаиләсе, 40 таҗик яши.

Безнең өстәмә

Моңа кадәр Минзәлә районында татар, рус, мари, чуаш, керәшен, әрмән  милли-мәдәни берләшмәләре, хутор казаклары җәмгыяте эшчәнлек алып бара иде инде. Хәзер аларга таҗик һәм әзербайҗан милли-мәдәни берләшмәләре өстәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев