Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында тулай җыем 53100 тоннага җитте

9 нчы август көнне район басуларында 66 комбайн эшләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы10457 гектарда(бу барлык мәйданның 23,8 проценты) игеннәр суктырып алынган.Суктырып алынган бөртекнең гомуми күләме53100 тонна тәшкил итә.  Шуның эченнән  борчак-1048, көзге бодай 6584, арпа-2761 гектарда җыеп алынган.Әлегә борчакның һәр гектары-33ц., көзге бодай -54,2 арпа49,5 центнер уңыш бирә. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 50,8 центнер тәшкил итә. Районда иң югары уңыш алу буенча “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы  алда бара, аларда 2815 гектар көзге бодайның һәр гектары әлегә 58,1 центнер уңыш бирә. “Калморза” хуҗалыгында 810гектар көзге бодайның уртача уңышы 61,4 центнер,борчакныкы-33,9 центнер тәшкил итте.  Бу хуҗалык 1198 гектарда арпа суктыруны төгәлләде һәм һәр гектардан уртача уңыш- 59,3 центнер тәшкил итте. “Рус” ҖЧҖ игенчеләре дә 203 гектарда көзге бодайны суктыруны тәмамладылар , аларда да гектар куәте-51,2  центнер.  Район хуҗалыклары барысы -2130 тонна  саламны төргәкләргә төрделәр, аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев