Минзәлә районында урак башланды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 260 гектарда арпа суктырып алынган.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Барлыгы 1222 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 47 центнер тәшкил итә. “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе 225 гектар арпаны турыдан туры суктырып алды. Кичә районыбыз кырларында 8 комбайн эшләде. Бер баш шартлы терлеккә 16,8 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Район башлыгы Айдар Салахов урак торышы белән якыннан танышып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев