Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында уракның 62 проценты төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 27385 гектарда игеннәр суктырылып,амбарларга кайтарылган ашлык күләме 134512тоннага җитте. Тулаем ашлык суктыру буенча районыбыз игенчеләре республикада өченче урынны билиләр.

Бер гектардан чыккан уртача уңыш 49,1центнер  тәшкил итә, Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 38,2 центнер. Бер гектардан иң югары уңыш алу буенча “Калморза” хуҗалыгына тиңнәр юк һәм гектар күәте 55,9 центнер тәшкил итә. 38 комбайнчыүзләренә  җиткерелгән суктыру планын үтәде һәм барысына да район башлыгы премиясе тапшырылды. “Рус” хуҗалыгы комбайнчылары рапс суктыра башлады һәм 40 гектар мәйданны  суктырып76,3 тонна рапс җыеп алды.Бу хуҗалыкта рапсның гектар куәте 19 центнер тәшкил итә.Кичә районыбыз кырларында 57 комбайн эшләде.

Район буенча 6 мең тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән, аларны ферма яннарына ташып, өеп куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев