Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында уракның яртысы төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 24749 гектарда игеннәр суктырып алынган.

Район буенча арыш, борчак, солы суктыру төгәлләнде, иртәгә көзге бодай суктыруны төгәлләячәкләр.  “Калморза”хуҗалыгы районда иң беренчеләрдән булып сабан бодаен урып-җыюга кереште һәм ике көндә 710 гектардагы игеннәрне суктырып алды. Биредә сабан бодаеның һәр гектардан уртача уңышы 25,2 центнер тәшкил итә.   

Районда бөртеклеләрдән иң югары уңыш алу буенча “Калморза”  хуҗалыгы алда бара, аларда гектар күәте 24,8 центнер.  Игеннәре җыеп алынган басулардан салам хәзерләү дәвам итә, барлыгы 2268 тонна салам төргәкләргә төрелгән һәм хуҗалыклар саламны ферма яннарына алып кайтып өяләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев