Минзәлә районында уракта катнашачак комбайннарны тикшерделәр
Татарстан Республикасы агропромышленность комплексы оешмалары арасында 2022 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча район конкурсы узды.
Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальнигы Илфар Халиков, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Минзәлә районы бүлеге җитәкчесе Фидания Мухаметдинова, Дәүләт техник күзәтчелегенең Татарстан республикасы буенча Минзәлә районы бүлеге начальнигы Ринат Гыйльманов ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү урыннары һәм ашлык чистарту машиналарының быелгы урып-җыю кампаниясенә әзерлеген тикшерделәр. Комбайннарны карау районның 5 зонасында үтте. Комиссия комбайннарны эшләп торган килеш карады. Шулай ук алар хезмәт өчен түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына, сервис хезмәтләре оештыру планы, махсус киемнәр булу, үлчәү җайланмаларының төзек булуына, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә һәм янгын куркынычсызлыгына да аерым игътибар бирделәр. Уракта катнашачак һәр механизаторның таныклыгы һәм категориясе бар.
Быелгы урып-җыю эшләре узган елларга караганда ике атнага соңга калып башланачак, районның бөтен хуҗалыкларында да иген кырлары бик яхшы күренә, һәр гектардан 50-60 центнер уңыш көтелә. Уракта эшләүче комбайнчыларга район башлыгының махсус премиясе тапшырылачак.
Шулай ук “уракта үз-үзегезне саклагыз, комбайн ватылса, аның запас частьтен алыштырып куеп була, ә менә сәламәтлекне кире кайтарып булмый”, диде Айдар Салахов.
Ленар Гарипов комбайнчыларга тиздән башланачак урып-җыю эшендә уңышлар теләде. Комбайннарның әзерлеген карау комбайннарның гаебен ачыклау түгел, ә иң беренче чиратта механизаторларның иминлеге, күп көч куеп үстерелгән мул уңышны югалтуларсыз җыеп алуны тәэмин итү максатыннан оештырыла, диде ул.
Илфар Халиков:
-Эш барышында үзегезне озатып калган һәм исән-сау кайтуыгызны көтеп торучы гаиләгезне дә истә тотыгыз. Хәвеф-хәтәрсез генә урып-җыюларны башкарып чыгарга язсын.
Фидания Мухаметдинова:
-Урак белән бергә алдагы ел уңышын да кайгыртырга кирәк. Шуның өчен уҗым культураларын чәчүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Моның өчен җир эшкәртүне комплекслы алып барып, уҗым культураларын тиз арада чәчү мөһим.
Конкурста мөмкин булган 70 баллдан 69 җыеп “Калморза” хуҗалыгы җиңүче булып танылды. Ә инде аннан бер баллга баллга калышып “Заиковский” хуҗалыгы икенче урынны яулады. 67 балл җыеп “Кама беконы” ҖЧҖ хуҗалыгы өченче урынга лаек булды.
2022 елгы урып-җыю кампаниясендә 92 берәмлек комбайн эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев