Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында ургычка эләгеп комбайнчы һаләк булды

Минзәлә районында “Комбайн-2021” операциясе уза. Хәзер алар 25 июль көнне урак барышында “Полянка” КФХсы комбайнчысы үлүенең сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Минзәлә районында урак эшләре барышында комбайнчы ургычка эләгеп, тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була. РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра, дип хәбәр ителә Тикшерү идарәсе сайтында.

Районыбыз хуҗалыкларында бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны урып җыю эшләре бара.  Быелның 20 июненнән “Комбайн-2021” операциясе башланды. Аның барышында Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең Минзәлә районы бүлеге начальнигы Ринат Гыйльманов ашлык җыю техникасын тикшерү буенча рейдлар үткәрә.

Әлеге операциянең максаты:урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен профилактикалау, янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм кырларда ашлык җыю комбайннарының беренче медицина ярдәме чаралары белән комплектлаштыруын да тикшерәләр.

“Тикшерү барышында  инспекторлар комбайнчының кирәкле документларының булуына, җайланмаларның техник төзеклегенә аерым игътибар бирәбез”,-ди  Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең Минзәлә районы буенча бүлеге җитәкчесе Ринат Гыйльманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев