Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районыннан бер төркем хатын-кызлар Президент белән очрашуга бардылар

Язның иң гүзәл бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбызның бер төркем мәртәбәле хатын-кызлары Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залына “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесе тантанасына Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуга киттеләр.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен уздырылып килә. Республика конкурсы йомгаклары 10 номинациядә узды. Очрашуга Светлана Будрина (Минзәлә үзәк хастаханәсенең гомум практика табибы), Рания Гильфанова (шәһәребезнең “Аленушка” балалар бакчасы мөдире, конкурста катнашучы), Раушания Гильфанова (Аю авылының “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире, хатын-кызлар советы җитәкчесе), Екатерина Чигвинцева (халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең белгече), Татьяна Мясникова (район социаль яклау бүлеге начальнигы, озата баручы) киттеләр. Әлеге хатын-кызларны район аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова озатып калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев