Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәре оешмалары ландшафт дизайнына өйрәнәләр

Бүген шәһәребезнең “Ялкын” яшьләр үзәгендә “Ландшафт архитектурасы объектлары территорияләрен яшелләндерү буенча эшләүнең хәзерге заман алымнары” дигән темага практик дәресләр башланды.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Әлеге укуда шәһәребезнең урта һәм махсус уку йортлары, балалар бакчалары, “Юность”, “Юбилейный”, “Олимп” спорт мәктәбе, район мәдәният бүлеге, кино челтәре, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, урман хуҗалыгы, кадет мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, “Идарәче компания”, “Балалар иҗат йорты”, шәһәр советы вәкилләре катнаша. Аларга ландшафт дизайны буенча Казан дәүләт аграр университетының галимнәре теория һәм  практик дәресләр үткәрә. “Объектларның парк-бакча территорияләрен инҗенерлык  төзекләндерү”, “Чәчәк үсемлекләренең төрләре һәм аларның морфологик үзенчәлеге”, Үсемлекләрнең вегетатив үсеп китүе һәм орлыкларның үзенчәлеге”, “Төрле композицияләрдә чәчәкләрне үстерү агротехникасы һәм аларны куллану”, “Ландшафт архитектурасының теоритик нигезе”,”Ябалдаш формасында сәнгать белән үсемлекләр формалашу үзенчәлеге”  турында практик дәресләрдә катнашалар. Дәресләр өч көн дәвам  итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев