Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә 9 май бәйрәме ихлас һәм җылы үтте

Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын Җиңүнең 76 еллыгы Минзәлә шәһәрендә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч бәйрәм, кадерле очрашулар төсендә ихлас һәм җылы үтте.

Дилфас Галиев

  Үзәк паркта иртәдән бирле бәйрәм рухы сөрде.  

Район башлыгы Айдар Салахов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, шәһәрдәшләребезне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек һәм имин тормыш теләде. Сугыш ветераннарына мөрәҗәгать итеп, район башлыгы, Җиңү көненең чын-чынлап бөтенхалык бәйрәме, уртак горурлыгыбыз һәм бәяләп бетергесез казанышыбыз дип аерып билгеләде.

-Районыбызда 15 меңнән артык  кеше Бөек Ватан сугышына киткән, шуның 8 меңе кире туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Аннары Татарстан Республикасының 6 чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Азат Хәмәев   Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен минзәләлеләргә укып ирештерде, бәйрәмгә килгән халыкны Җиңү көне белән чын күңелдән котлады .Ике чыгыш ясаучы да  үсеп килүче яшь буынны Советлар Союзы халкының каһарманлыгы, Ватанга тугрылыгы, авырлыклардан курка белмәве, рух күтәренкелеге, бердәмлеге, дуслыгы, Бөек җиңү кебек, дип ассызыклады.  

Ватан өчен яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә Айдар Салахов һәм Азат Хамаев,  хезмәт коллективлары җитәкчеләре, аерым кешеләр мемориальне тере чәчәкләргә күмделәр. Изге яуда һәлак булганнарның якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев