Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар чәчү төгәлләнде

Районыбыз хуҗалыклары 4912 гектар рапс чәчәргә тиеш булсалар, бу сан 4747 гектар тәшкил итә, бу планга карата 97 процент дигән сүз.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 18 май) Силос өчен кукуруз 483, бөртек өчен кукуруз-100, көнбагыш-1140 гектар чәчелде, бәрәңге 180 гектар, төрле яшелчәләр-205 гектарда  утыртылды.

 Районыбыз хуҗалыкларында сабан бодае 4441 гектар, арпа 9907 гектар тамырдан тукландырылды, авыруларга каршы 9684 гектар, чүп үләннәренә каршы 11287 гектар чәчүлекләр эшкәртелде.  Сидераль пар өчен 6964 гектар гәрчич чәчелде, иң күп мәйданда “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 4832 гектар гәрчич чәчтеләр. “Кама беконы” ҖЧҖ бер гектар да гәрчич чәчмәгән әле. Вегетация чоры башланганнан алып, ягъни 15 апрельдән башлап районыбыз кырларында 51,7 миллиметр яңгыр яуды.

Илфар Халиков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

-Хәзер иң беренче чиратта көзге культураларны тәрбияләүгә игътибарны арттырырга кирәк.  Туфрактагы булган дымны саклап калу өчен үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканнан соң тырмалау зарури.  Әлеге ысул бик арзан, әмма нәтиҗәсе югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев