Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә бәйрәм ярминкәсе гөрләде

Бәйрәм ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен шәһәребез халкына чираттагы ярминкәгә килүчеләр сыйфатлы продукция алып кайтып киттеләр.

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). Яшелчәләрдән җаның нәрсә тели, шуны алырга мөмкин иде, ярминкәгә килгән халык “Дәүләтов”КФХсының бәрәңге, чөгендер, суганны бик теләп, хәтта бәрәңгене дүрт-биш капчыклап алучылар да булды. Яшелчәләрнең ниндие генә юк биредә. Халык кышка саклап куярга алды аларны. Бәяләр узган ярминкәләргә караганда бераз кайтыш. Әйтик суган,25-28 сум тора. Бәрәңгенең килосын “Дәүләтов” КФХсы 32 сумга сатса, кайсыбер авыл җирлеге кешеләре 35 сум сорады.
Николаевка авыл җирлегеннән генә 7 кеше үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция белән сату иттеләр. Ә менә Әтрәкле авылыннан килгән ат ите кыйммәт иде, килосы 380 сумга саттылар. Моңа кадәр тавык, үрдәк итләре алып килделәр, әлегесендә уңганнар каз итләре дә чыгарды. Әнә Чулпан авылыннан Резедә Якупованың казлары бик симез авырлыгы 4,5-5 килодан артык. Сайлыйм дисәң, итнең дә кайсын алырга белмисең. Раушания Адиева үстергән күркә түшкәләрен күрсәң исең китәрлек. Ул 14-15 килолы күркә түшкәләре белән сәүдә итте. Үрдәк-каз итләрен сайлау мөмкинлеге дә зур. Кемдер сайлап куян итен ала, кемгәдер сарык ите кирәк. Сарык итенең килосын 380 сумга да алырга булды, кайсыберләре 420-450 сумга саттылар. Җиләк-җимеш тә күп төрле, киптерелгәннәре дә бар, чикләвек белән сәүдә итүчеләр дә булды. Белгород өлкәсеннән килгән сәүдәгәр В. Яско 32 төрле чәй һәм бик күп төрле аш тәмләткечләр сатты. Урыс авыл җирлегенән Ибраһим Иминиев ярминкәгә килүчеләрне плау белән сыйлады. Балны да төрлесеннән саттылар, бал сатып алучыларның да күңелләре шат. Коноваловка авыл җирлеге Ашпала авылыннан килгән Фәнил әфәнденең бал продукциясенең ниндие генә юк.
Кайбер авыл җирлекләре мәтрүшкә, юкә чәчәге, меңяфрак, ромашка кебек киптерелгән дару үләннәре дә саттылар. Районыбызда кул эше осталары күп: бәйләү, чигү, төрле сувенирлар ясап, чын могъҗизалар тудыралар. Агачтан, башка төр материаллардан сокландыргыч җиһазлар, тормыш-кирәк яраклары эшләгәннәр байтак. Минзәлә урман хуҗалыгы төрле сувенирлар белән сәүдә итте, алар 4,5 куб метрлы каен утынын 10 мең сумга саттылар. Районыбызның авыл җирлекләре сөт һәм сөт продукцияләре, бал, салат, йомырка, тозланган кыяр, туңдырылган җиләк-җимеш, миннек, дару үләннәре, компот, помидор һәм башка бик күп төрле продукция, товарлар белән сәүдә иттеләр.
Район башлыгы Айдар Салахов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, ярминкәгә килүчеләрне Халыклар бердәмлеге, Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәме белән тәбрикләде. Район башлыгы мәдәният йорты каршында төрле милләтләр пешергән ризыклардан авыз итте, әлеге бәйрәмнәр уңаеннан ярминкә яхшы оештырылган дип бәяләде. Ярминкәдә 1,5 тонна сыер ите, 17 түшкә сарык ите, бик күп кенә каз, үрдәк,тавык түшкәләре һәм аларның эч-башлары сатылды. Бәйрәм ярминкәсе күңелле җыр-моң тәэсирендә барды.
Район хезмәтчәннәре бик матур ярминкә оештырганнар, рәхмәт,-дигән фикерләрне дә ишеттем мин.
Әмма ризык мулдан. Яхшы уңышка ирешү-тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әнә ярминкәгә килүче берничә хатын-кыз сөенә-сөенә авыл сөте ала. Кемдер май, каймак сайлый, кемдер кишер, бәрәңге, чөгендер ала. Кишер һәм аш чөгендеренең килосы 35 сумнан сатылды. Тик менә бу ярминкәдә бөртекле ашлык кына сатылмады, ә шәһәребезнең терлек тотучыларына ашлык бик кирәк иде.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев