Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Ел тәрбиячесе-2021” билгеле булды

Районыбызның балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын “Шатлык” һәм Хуҗамәт авылының балалар бакчасында профессиональ осталык “Ел тәрбиячесе” дигән район конкурсы бик киеренке шартларда үтте.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Бу конкурста шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләр катнашты. Әлеге конкурс ике көн дәвам итте. Бу конкурста барысы 13 тәрбияче үз көчләрен сынап карады. Конкурста катнашучылар балалар белән педагогик чара буенча көч сынаштылар, алар төрле төркемнәрдә ачык дәресләр дә күрсәттеләр. Бәйге тәмам. Аны йомгаклау тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев һәм район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече Ләйсән Лобанова катнаштылар , әлеге бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

Менә алар: “Ел тәрбиячесе”

1нче урын: Наталья Петросян( 8 нче номерлы-“Солнышко” балалар бакчасыннан), Гөлназ Гибадуллина(“Шатлык” балалар бакчасыннан).

3нче урын: Елена Арзамасова(5нче номерлы-“Зоренька” балалар бакчасыннан)

“Туган телләрне өйрәтү һәм тәрбияләү төркемнәрендә тәрбияче” номинациясендә:

1 нче урын: Вера Сафьянникова(11нче номерлы-“Шатлык” балалар бакчасыннан)

3 нче урын:Алсу Кириллова(2нче номерлы-“Алтынчәч” балалар бакчасыннан), Венера Гумбарова(7 нче номерлы-“Березка” балалар бакчасыннан).

Район конкурсында җиңү яулаган тәрбиячеләребез зона конкурсында район данын яклаячаклар. Без аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев