Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә футбол чемпионаты башланды

Шәһәребезнең “Олимп” теннис үзәге янындагы футбол мәйданында “Сәламәтлек” программасы кысаларында Татарстан Республикасысының авыл районнары ирләр командалары арасында мини футбол буенча ТР чемпионаты башланды.

Әлеге чемпионатны районыбызның яшьләр эшләре спорт бүлеге, “Олимп” теннис үзәге  үткәрде. Бу чемпионатта Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Алексеевский, Ютазы, Яңа Чишмә, Азнакай, Минзәлә районының ир-егетләре командалары көч сынаша. Бу эона чемпионаты  Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә үтә. Тр чемпионаты ир-егетләрне күбрәк спортка тарту,  эштән соң вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыру, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, спортны пропагандалау максатында  оештырылды.

Чемпионатны ачып җибәргәч район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде.  Аннары Татарстан Респбликасы “Уңыш” физкультура спорт җәмгыяте рәисе Видади Махмудов  Минзәлә шәһәре республикада спорт чараларын уздыру өчен спортчыларны һәрвакыт кабул итә, ярышларны үз югарылыгында үткәрә, бу зона чемпионатында җиңгән футболчылар республиканың финалына чыгачаклар, дип азсызыклап үтте. Ярышларның баш хөкемдары Альберт Шакиров   мини футболның кагыйдәләрен аңлатты.    

Безнең район данын түбәндәге ир-егетләр яклый: Евгений Ларин, Антон Домнюк, Владислав Архипов, Рөстәм Саранов, Ринас Харисов, Роман Рубцов, Александр Сухоруков, Виктор Грибков, Булат Султанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев