Минзәләдә гер спорты буенча ярыш башланды
“Олимп” спорт мәктәбе базасында “Армия ыргымы” дигән гер спорты буенча ярышлар башланып китте.
Ярышлар Ватанны саклаучылар һәм халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Ярышны ачу тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район спорт һәм яшьләр эшләре буенча җитәкчесе Фаяз Хизбуллин катнашты. Алар үз чыгышларында гер спорты буенча ярышларда катнашучыларга уңышлар теләделәр, кем көчле шул җиңсен, дип азсызыкладылар. Гер спорты буенча ярышта урта уку йортларыннан һәм шәһәребез мәктәпләреннән 47 спортчы көч сынаша. Алар 12 минут эчендә герне ыргым алымы белән кем күпме күтәрә алганча ярышачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев