Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Җиңү бәйрәме

Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын Җиңүнең 77 еллыгы Минзәләбездә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч мизгелләр белән үрелеп барды.

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). Үзәк стадионда иртәдән бирле бәйрәм рухы хакимлек итте. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, балалар, хәзер инде исәннәре дә үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның саны елдан-ел азаеп бара һәм район буенча аларның саны ике дистәдән генә артык. Шулай ук тыл ветераннары да елдан ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый. Җиңү көне-яшьле күзләр бәйрәме ул. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул.Сугыш чорлары музыкасы уйнап торды, строй белән бармаган халык шунда ашыкты. Район хәрби комиссариаты янына җыелган берничә сугыш ветераны һәм тыл ветераннары, әфган сугышы каһарманнары, кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр, район җитәкчеләре районыбызның Советлар Союзы геройларын, үзләренең бабаларының портретларын тоткан, әләм йөртүчеләр бер сафка басып, “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар, уку йортлары коллективларының “тере” коридорлары буенча җәяүләп стадионга чаклы бардылар. Җәяү йөри алмаган ветераннарыбыз почетлы кунак булып җиңел машиналарда, микроавтобусларга килеп җиттеләр. Алар артыннан хезмәт коллективлары, уку йортларында укучылар стадионга килеп керделәр.
Район башлыгы Айдар Салахов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, шәһәрдәшләребезне бәйрәм белән тәбрикләде., аларга сәламәтлек, имин тормыш теләде. Җиңү көненең чын-чынлап бөтенхалык бәйрәме, уртак горурлыгыбыз, бәяләп бетергесез казанышыбыз дип билгеләп үтте.
Тантанада- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутаты Азат Хамаев катнашты. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләп изге теләкләрен юллады.Ул шулай ук яшь буынны халкыбызның каһарманлыгы, Ватанга тугрылыгы, авырлыклардан курка белмәве рухында тәрбияләп, рух күтәренкелегенең, бердәм булып, дуслыкның җиңеп чыгуы аркасында фашистларны җиңдек дип ассызыклады.
Аннан соң театраль композиция башланды. Мәйдан уртасында сугышка чаклы чорлар яңартылды: чыгарылыш кичәсе, сугышка озатулар һәм башкалар. Композияләрдә “Ленинград блокадасы”, “Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре”, “Ватан ана” монументлары яңарды, пәйда булды. Үзебезнең театр артистлары, урта мәктәп укучылары бу постановкаларны һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Бәйрәмгә килгән халык театральләштерелгән тамашаны яратып карады. Стадион эчендә “Блиндаж”, “Элемтә һәм хәбәр итү, “Музей”, “Кыр госпитале”, “Кинотеатр”, “Партизаннар”, “Яшь натуралистлар станциясе”, “Фронт агитбригадасы”, “Велосипедлы почтальоннар” “Кыр кухнясы” кебек экспозицияләрне дә халык бик яратып карады, кызыксынды. Стадионга сугыш эпизодларын күрсәткән “Ватан-Ана чакыра!”, “Матросов батырлыгы”, “Сугышчы–азат итүче”, Җиңү көне” автомашиналар кортежлары керде. Кадет мәктәбе укучылары махсус чыгыш күрсәттеләр.
Ватан өчен яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә Айдар Салахов һәм Азат Хамаев мемориальгә чәчәкләр салды, алар артыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә хезмәт коллективлары җитәкчеләре, аерым кешеләр тере чәчәкләр, венокларга күмделәр. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады. Стадионда кыр кухнясы эшләде, килгән халык карабодай ярмасыннан әзерләнгән солдат боткасынан, ипи һәм кайнар чәйдән авыз итте. Соңыннан хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, әфган сугышы ветераннары палаткада мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыны артында сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев