Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә коммуналь тарифлар республика дәрәҗәсендә!

Шәһәребезгә коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең торышы белән белән танышу өчен тарифлар буенча Татарстан Республикасыдәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хабибуллина килде.

Дилфас Галиев

Ул башта шәһәребезнең Садак бистәсендәге яңа төзелгән йортларда булды. Ул Головин урамы буенча яшәүче Энҗе Хәкимова белән сөйләште, аңа догазификация программасын аңлатты һәм тиздән алар яшәгән Головина урамындагы 6 йортка газ керәчәк. Энҗе ханымның өе электр белән җылытыла һәм аена кышкы айларда 11-12 мең сум акча китә. Ә газ кергәч бу сумма 3-4 мең сумнан артмаячак. Татьяна Нуриева шушы урамдагы йортта 4 ел яши, аңа да газ кермәгән. Аннары Лариса Васильевна күп катлы йортлар янындагы  каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыкларын карады, мәйданчыкларның яннары чип-чиста. Шәһәребездә 37 урында контейнер мәйданчыгы һәм тагы 5 авылда 5 контейнер мәйданчыгы бар, аларның барысы да тиешле тәртиптә тотыла, дип ассызыклады каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча “Гринта”ның Минзәләдәге вәкиле Элмир Зарипов. Дәүләт комитеты урынбасары “Коммуналь челтәрләр” АҖ бинасында булып аның җитәкчесе Рәсим  Габдрахманов, экономист Сәлимә Габдрахманова белән сөйләшеп оешма эшчәнлеге, хезмәт күрсәтү һәм тарифлар белән кызыксынды. Безнең шәһәрдә һәм районыбызда тарифлар республика дәрәҗәсендә, ә менә су белән тәэмин итү  тарифы республиканың уртача күрсәткеченнән әз генә артыграк, бездә 38 сум чамасы.  Тукай районындагы авыллар белән чагыштырсаң шәһәребездә су өчен түләү әллә ни кыйммәт түгел. Лариса Хабибуллинаны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Шәйсуваров, “Идарәче компания” директоры Роман Коротин, Минзәлә районында каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча “Гринта”ның Минзәләдәге вәкиле Элмир Зарипов озатып йөрде. Соңыннан алар район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов белән шәһәр башкарма комитеты бинасында кешеләркабул иттеләр, көнкүрешкә кагылган сорауларга җавап бирделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев