Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә мәгариф һәм мәдәният бүлекләренең хезмәттәшлеге уңышка китерә

Казан шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бөек драматургКәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган 5нче Бөтенроссия мәктәпләре фестивале “Ул кабызган утлар балкышы” булып узды.

Анда районыбызның  Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  Галиәскәр Камалның “Бүләк өчен” әсәреннән өзек күрсәтеп “Спектакльдән өзек” номинациясендә  беренче урынны  яулап Диплом белән бүләкләнделәр. Әлеге спектакльдән өзекне мәктәп укучылары: Айгөл Вәлиева, Камил Сафин, Вероника Макарова күрсәттеләр. Җитәкчеләре: Тауасты Байлар халык театры җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева һәм Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гөлсәрия Галиева.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев