Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Сәнгать мәктәбендә төзекләндерү эшләре тизрәк бара

Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов сәнгать мәктәбендә төзеле-ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Мәктәп котельныйеның фундаменты эшләнгән, җылылык трассасы, канализация, су трассасы сузылган. Бүлмәләрне җылыту өчен торбалар сузылып батареялар урнаштырылган. Мәктәп тирәсетәртипкә китерелә,капкадан керү юлы яңадан ясалган, аны куеп яталар. җәяүлеләр өчен сукмак саласы бар. Икенче этаҗдагы 13 бүлмәнең һәрберсенә линолеум җәелгән, коридорларга плитәләр түшәлгән. Бинаның эчке ягындагы икенче каттагы бүлмәләрдә сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре(барысы 18 кеше) тәрәзәләрне юып, чистарталар, бүлмәләрне җыештыралар. Үзләре эшли торган бүлмәләрне төрле төсләргә буыйлар, рәсемнәр ясыйлар. Мәктәп  бинасы янында  биредә эшләүчеләр өчен, ата-аналарга автомашиналарын куяр өчен мәйданчык ясыйсы бар, ишек алдына брусчатка җәясе бар, материаллар капка төбенә кайтарып куелган.  Мәктәпне төзекләндерүдә “Лига” ҖЧҖдән-25, “Электроком” ҖЧҖ-4, “Теплоконтур” ҖЧҖдән 7кеше  эшли.

Ольга Краснова(Сәнгать мәктәбе директоры):

- Үзебезнең аерым бина булуга укытучыларыбыз һәм балалар шатланып бетә алмыйлар. Монда төзекләндерү эшләре 75 процентка башкарылды.. Эш тулы күәтенә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев