Минзәләдә тавык итенә һәм йомыркага бәяләр арткан
Хәзер аларның бәясе 10 процентка кыйммәтләнде.
Шәһәребездә яшәүчеләр эре сәүдә челтәрләрендә бәрәңге бәясенең кинәт артуын сизделәр. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бәяләр 40 процентка үсеп, бәрәңгенең килосы уртача 31 сумга җитте. Әле кайсыбер кибетләрдә бәрәңгенең килосы 40 сум да тора. Кишернең дә бәясе арткан һәм хәзер уртача 37 сум тәшкил итә. Сәүдә челтәрләрендә сатылучы кыяр, башлы суган һәм помидорның да бәясе 15-20 процентка кыйммәтләнгән.
Россия ретейлерлары кош ите һәм тавык йомыркасы җитештерүчеләре тәкъдимен хуплыйлар. Сәүдә челтәрләре җитештерүчеләрнең дәлилләре белән килешкәннәр һәм сатып алу бәяләрен арттырдылар. Мәсәлән, гыйнварь аенда тавык ботының бер килосы 109 сум торган булса, хәзер 130 сум тора.
Узган ел кош ите һәм йомырканың үзкыйммәте 20-25 процентка арткан булган. Әлеге продукциянең үзкыйммәте артуга Россиянең көньягында кош гриппы һәм азык бәясенең кыйммәтләнүе йогынты ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев