Минзәләдә төзекләндерелүче объектларда эш бара
Район башлыгы Айдар Салахов шәһәребездә төзекләндерүче объектларны карады, 4нче балалар бакчасында булды.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Балалар бакчасының җылылык трассасын, канализация һәм су трассасы челтәрләрен алыштырасы бар. Шушы тирәдәге йорт яннары тәртипкә китерелә, җәяүлеләр өчен тротуар салынган. Сарайлар сүтелгән, алардан калган чүп-чарны, төзелеш материалларын түгү зарури. Бакча территориясендәге иске агачларны, куакларны кисеп, кара туфрак алып кайтып, җәяргә кирәк. Бакча бүлмәләрен җиһазлау өчен кирәкле булган мебельләр табу җаен табарга.
Күп профильле “Веста” яшьләр үзәге бинасында төзекләндерү эшләре тәмамлануга бара. Район башлыгы биредәге барлык эшләрне 18 майга чаклы төгәлләргә кушты. Төзүчеләр барлык объектларда да афәттән саклану чаралары күреп эшлиләр, иртән килгәч тә тән температурасын үлчиләр, махсус дәфтәргә язып баралар, антисептикларны кулларга сиптереп эшкә керешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев