Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә урак-2018: Айдар Салахов шәхсән үзе "Органик групп" басу, ындыр табакларын тикшерде

Һәр атнаның сишәмбесендә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә урып-җыю буенча оператив штаб терлекчелектәге хәлләрнең торышы белән беррәттән, уракның иң җаваплы урыннарына-басуга, ындыр табакларында да була.

Районыбыз басуларында урып-җыю дәвам итә.  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,  барлыгы 11350 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, барлыгы 9272 гектары суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-2699,  борчак-360, көзге бодай 6874  гектарда җыеп алынган.  Барлыгы 27433 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,6 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш “Калморза” хуҗалыгында-37,4 центнер һәм “Әнәк” агрофирмасында 35,6 центнер. Басуларда барлыгы 77 комбайн эшли. Көзге культуралардан “Калморза” хуҗалыгы 1100 гектарда көзге бодай суктыруны төгәлләде.  “Көзге культуралар суктыруны “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ-63, “Мензелинские зори” агрофирмасы-55, “Органик групп-Чулман” ҖЧҖ-47, “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре 41 процентка төгәлләде. Район буенча урып-җыю эшләре 19 процентта башкарылды.Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 8000 гектарда башкарылган.   
Җәмәгать терлекләре өчен печән 8200 тоннадан әзерләнсә, сенаж 45000 тонна салынган.  Бер баш шартлы терлеккә 19,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.   Салам җыю эшләре дәвам итә, 350 тонна салам төргәкләргә төрелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев