Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Ялкын” яшьләр үзәге кулланылышка тапшырылды

 “Ялкын” яшьләр үзәгеТатарстан Республикасында яшьләр үзәкләрен реновацияләү программасы буенча капиталь төзекләндерелде.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)Район башлыгы Айдар Салахов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының 8нче чакырылыш депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кызыл лентаны кисеп үзәк эченә уздылар, килгән кунаклар үзәкнең матур итеп, зәвыклы эшләнгәненә исләре китте.  Бу бина эчке бизәлеше, күркәмлеге ягыннан  һәркемне сокландырды.  Кунаклар һәр бүлмәдә булып яшьләр белән аралаштылар.

 Айдар Салахов кызыл лентаны кисәр алдыннан болай диде:

-Бу үзәкне реновацияләүгә республика хөкүмәте акча бүлеп бирде.Ул үзәкне капиталь төзекләндерүгә акча бүлеп биргән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм төзекләндерүдә эшләгән төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

“Ялкын” яшьләр үзәге –шәһәр яшьләренең һәм балаларының  “йөрәге” дип әйтер идем. Бу яңартылган, заманча үзәк. Биредә әлегә 100 бала шөгыльләнә, пандемия авыруы беткәч шөгыльләнүчеләр саны 200 гә җитәчәк.  Бу үзәктә 22 кеше эшли. Монда балалар һәм яшүсмерләр төрле түгәрәкләргә йөреп, төрле һөнәрләр үзләштерерләр,күңелләренбаетыр һәм җылытыр учак та булыр дип ышанасы килә. Элек яшьләр үзәге 300 кавдрат метрлы иске бинада урнашкан булса, хәзергесе 900 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Монда яшьләргә һәрдаим йөрергә, шөгыльләнергә генә кирәк. Яшьләрнең йөрәкләрендә ялкын сүнмәсен.

Фәрит Мөхәммәтшин:

 -Минзәлә районы 2021 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый, әле генә шәһәрдә төзелгән балалар поликлиникасын ачтык, хәзер менә “Ялкын” яшьләр үзәге кулланылышка тапшырылды. Бу яшьләр үзәге Минзәлә яшьләренә хезмәт итсен, яшьләр бер-берсе белән аралашсын, алар өчен бөтен шартлар тудырылган.

Әлфия Когогина:

-Роосия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте яшьләребез өчен бөтен шартларын тудырырга тырыша. Бу яшьләр үзәгерайон яшьләренә хезмәт итсен, Минзәлә яшьләре республиканың авангарды булсын һәм киләчәк яшьләр кулында. 

Аннары алар Айгөл Мортазинага-Республика конкурсында  җиңгән өчен Диплом, район башлыгының Рәхмәт хаты белән- Амир Сахибгараев, Мансур Мирзаянов(икесе дә“Электроком” ҖЧҖ электромонтаҗчысы), Альсина Галиева (яшьләр белән эшләү белгече), Владислав Мордвинов( Минзәлә педагогия көллияте студенты), Роман Зайниев(Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты), Айнур Шәйхетдиновны (Минзәлә педагогия көллияте укытучысы) бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев