Минзәләдә ярминкә 4 нче ноябрьдә була
4 нче ноябрьдә, сәгать иртәнге 8 дән шәһәребезнең Октябрь мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы конституциясе көненә багышланган ярминкә була.
Крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшкуарлар киң ассортиментта азык-төлек һәм башкасын тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә ит, сөт, балык, бал продукцияләре, төрле яшелчә һәм башка төрле товарлар сату күздә тотыла. Әлеге бәйрәмнәргә багышланган табынның муллыгы турында хәстәрлек күрергә онытмагыз, дуслар!
Ярминкәдә үзегез теләгән ризык, продуктларны күрергә теләсәгез заявкаларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 3-16-03 телефоны буенча бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев