Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Үзәк чыршы утларын кабыздылар

Тиздән Минзәлә 2021 елны каршы алачак. Минзәләлеләр 2021 елны да каршыларга ныклы әзерләнде. Урамнарны, предприятие һәм учреҗдение алларын төрле утлар белән бизәү, кар бик аз булса да әкияти сыннар тудыру эшләре оештырылган төстә барды. Яңа елга район үзәге сихри бер дөньяга әверелеп, кичке Минзәлә шәһәре урамнары олысын-кечесен үзенә тартып һәм чакырып тора.

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). Бүген 17 сәгатьтә, үзәктә, традиция буларак, төп урынында үзәк чыршы янына шәһәр халкы җыелды. Җыелган халыкка башта Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары “Морозко” әкиятен күрсәттеләр, бу әкиятне балалар бик яратып карадылар.Бәйрәмгә җыелган халыкны район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы 6 нчы чакырылыш депутаты Азат Хәмәев тәбрикләде. Айдар Салахов минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас котлады. Ирешелгән уңышларыбызны барлап, 2021 елның да халыкка бәхетле һәм игелекле тормыш алып килүен теләде. Азат Хәмәев минзәләлеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәрикләде.
Район башлыгы үзәк чыршыны кабызды.Яңа ел чыршысы җем-җем утлары белән үзәк мәйданга кабатланмас ямь өстәде. Кыш бабай белән Кар кызы белән сәхнәгә күтәрелде. Халыкка иминлек, бары яхшылыклар гына теләде алар.Аннары Айдар Салахов һәм Азат Хәмәев “Иң яхшы Яңа елга бизәкләү”конкурсында җиңгән шәһәр предприятиеләрен, бюдҗет оешмаларын, авыл җирлекләрен, шәхси йортларны, ишек алларын бүләкләделәр. “Яңа ел чыршысыниң яхшы бизәү” номинациясендә -Югары Тәкермән авыл җирлеге җиңүче булды. “Оешма территорияләрен яңа елга бизәү” номинациясендә- шәһәрнең 11нче балалар бакчасы,авыл балалар бакчалары арасында-Яңа Мәлкәннең “Ләйсән” балалар бакчасы, уку йортлары арасында- Минзәлә медицина училищесы, авыл мәктәпләре арасында -Тауасты Байлар гомумбелем бирү мәктәбе, бюдҗет оемалары арасында-Балалар иҗат йорты, шәһәр оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр арасында-Коммуналь челтәрләр” АҖ, шәхси секторда- Минзәлә шәһәре Интернациональ сугышчылар урамы 94 йортта яшәүче Семеновлар гаиләсе җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев