Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге мегафермада сыерлар бозаулый башлады

“Кама беконы” ҖЧҖ 6 мең баш савым сыерына исәпләнгән товарлыклы- сөтчелек комплексының беренче өлешен төзеп бетерү алдында тора.

Дилфас Галиев, Минзәлә-информ

Бирегә Германиядән 450 баш нәселле таналар кайтарылды һәм аларның 50се  бозаулады да инде. 300 баш кара чуар токымлы таналар Эстониядән кайтарылдылар,алар әлегә Тулбай авылы фермасында карантинда тотылалар.

Кыскача гына итеп әйткәндә, биредә беренче чиратның төзелеш эшләре 90 процентка башкарылган һәм аның беренче чиратын быелның 1нче июненә тапшырачаклар. Мегаферма 98 гектар мәйданда урнашкан. 1500 башка исәпләнгән 4 савым сыерлары торагы, 750 баш сыерга исәпләнгән бозаулату бүлеге, уку үзәге, азык цехы, сенаж-силос траншеялары һәм башкасы төзелә. Савым сыерлары торагында75 баш савым сыерына исәпләнгән “Карусель” саву, ә бозаулату бүлегендә 40 баш савым сыерына исәпләнгән “Карусель” саву җайланмасы  куелачак. Биредә көн саен 300 гә якын кеше хезмәт куя, аларны көндезен ашату да каралган. Бер әбәд бәясе 200 сум чамасы тора. Сенаж-силос траншеяларының 7 се әзер. 

Икенче өлешен дә төзү өчен әзерлек эшләрен башланган. 2022 ел ахырына тәмамланыр дип күздә тотыла. Әлеге проект гамәлгә ашырылгач,200гә якын кешегә эш урыны булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев