Минзәләнең үзәк стадионында зоопарк эшли
Минзәләгә зоопарк узган елның ноябрь аенда килгән иде.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Бу зоопарк Ставрополь краеннан килгән. Район администрациясе зоопаркка стадионда быелгы кышны үткәрергә рөхсәт биргән. Әлеге зоопаркта себер һәм канада бүреләрен, янут, янутка охшаган эт, бурсык гималай аюы, бенгал тигры, леопард, африка леопарды, павлин, көмешсыман төлке,соры төлке, дүрт мөгезле тәкә, арыслан, тау токымлы арыслан һәм башка җәнлекләр бар. Бу җәнлекләр 7 вагонда тора. Аларны Бэлла Беларова карый, тәрбияли. Ул аларны билгеле бер реҗим вакыты җиткәч ашата. Бу җәнлекләрне ашату өчен генә дә ай саен 1,2 тонна ит, бер тонна печән, салам кирәк. Әлеге зоопарк тулырак язманы алдагы атнада "Минзәлә" газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев