Мортыш Тамак авылында яшәүчеләр карны үзләре чистарталар
Кадрәк авыл җирлегенә караган Мортыш Тамак авылында нибары 4 гаилә яши, алар бер-берсе белән аралашып көн күрәләр. Быелгы кышта кар аеруча күп яуды.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Кышкы чорда Илдар Гарифянов һәм Юрий Мороз үзләре яшәгән авыл урамын мотоблокка көйләгән җайланма белән карны чистарталар. Алар авыл урамнарын кардан чистарту үзен бер рәхәт,диләр. Әле менә 1нче апрель көнне дә кар күп яуды, бу ике ир-ат авыл урамнарын ялт итеп куйдылар.
Бу авылда Юрий Мороз, Илдар Гарифянов, Гөлзар Фатихова һәм Зариф әфәнде яши, җәйге чорда тагы өч кеше үз участогына кайтып бакчада казыналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев