Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре сабан культураларын чәчүне төгәлләделәр

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларның 81 проценты чәчелгән.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Район буенча арпа - 15969 (100 процент), борчак – 4270 (100 процент), солы – 268 (100 процент), сабан бодае 4120   (40 процент) гектарда җир куенына иңдерелде. Техник культуралардан рапс 3725 гектарда чәчелде. “Август”компаниясенең  Минзәлә ОСПсы 2975 гектар рапс чәчеп, планны 100 процентка үтәде. “Калморза” хуҗалыгы 300 гектар рапс чәчте, бу хуҗалык 300 гектар җитен чәчеп планны 64 процентка үтәде. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 3564 гектарда шикәр чөгендере чәчте. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре 366 гектар гәрчич чәчүне төгәлләделәр. Районыбыз кырларында 178 трактор эшли. Район басуларында көн саен 27 чәчү комплексы  төрле культуралар чәчә, 25 берәмлек бөркегеч басуларны корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртә. “Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсы игенчеләре кырларны чүп үләннәренә каршы Торпедо препараты белән эшкәртә башладылар.15 нче апрельдән башлап районыбыз кырларында 16,2 миллиметр күләмендә явым-төшем булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев