Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөшегедә дә Яңа елны зур күтәренкелек белән каршы алдылар

Татар Мөшегесе авылында туып килүче 2021 елны да каршыларга ныклы әзерләнделәр.

Яңа елга багышланган тамаша шаулап-гөрләп узды. Бәйрәм чарасы пандмия авыруы таралмасын өчен урамда оештырылды. Урамнарны, авыл ихаталарын төрле утлар белән бизәү, әкияти сыннар тудыру эшләре оештырылган төстә барды. Гомумән, 31 декабрь көненә Татар Мөшегесе авылы сихри бер дөньяга әверелеп, аның һәр урамы олысын-кечесен үзенә тартып һәм чакырып торды. Бәйрәм чарасы җиңел машинага тагылган арбага утырып урам ураудан башланды.
31 декабрь көнне традиция буларак, авыл мәдәният йорты каршына янына җыелды халык. Бәйрәмгә җыелган халыкны авыл мәдәният йорты хезмәтчәннәре тәбрикләде. Алар мөшегелеләрне туып килүче Яңа ел белән ихлас котлады. Авыл мәдәният йорты талантлары, укытучылар: Ф. Зарипова, И. Камалова, Ә. Камаловның чыгышлары авыл халкына бик ошады. Авылдашлар, бәйрәмгә кайткан кунаклар саф һавада күңел ачып, төрле уеннарда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев