Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Наратлы Кичүдә үзара салымны меңәр сум итеп җыячаклар

Ә газетага язылуда активлык көтәбез. Район газетасын алдыручылар саны: почта аша – 29, редакция ике кибеттә 8 данә сатыла.

 

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Соңгы халык санын алу буенча мәгълүматлардан күренгәнчә, Наратлы Кичү җирлегендә 226 йорт бар, шуның 56 сында җәй көннәрендә генә яшиләр. Барлыгы 371 кеше пропискада (Наратлы Кичүдә – 244, Исәнголда – 90, Шикәрле каенда – 37).

Наратлы Кичү авылы халкы  тормышларын матур итеп алып баралар. 2022 ел башына җирлектә 552 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 266 сы савым сыерлары. Районыбыз җирлегендә мөгезле эре телекләр тоткан өчен иң күп субсидия алучы да Наратлы Кичү авыл җирлеге.

Авыл җирлегендә иң зур эшләрнең берсе - үзара салым акчасын җыю2022 елда һәр кешедән 500әр сум күләмендә акча җыелып, хөкүмәт биргән акчаны да кушып 780 мең сум булган. Ул акчаларга Исәнгол авылы зиратының бер өлеше әйләндереп алынган, Шикәрле Каен авылында су башнясы өчен насос сатып алып куелган. Наратлы Кичү һәм Шикәрле Каен авылы урамнары төзекләндерелгән. Алдагы елда җирлектә яшәүче һәр кешедән 1 мең сум итеп җыю каралган. Исәнгол авылында балалар мәйданчыгы төзү, авыл читен һәм бакча артларын чүп үләннәреннән арындыру, элеккеге сенаж-силос базларын тигезләү, почта начальнигы кирәк, дигән   сорау-тәкъдимнәр дә яңгырады җыенда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев