Реклама
Көн темасы
Нәсим Дәүләтовка медаль тапшырылды
Югары Тәкермән авылында эшләп килүче «Дәүләтов» крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Нәсим Дәүләтов Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
Дилфас Галиев, «Минзәлә - информ»
Аңа бу бүләкне Татарсан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, 7 нче июль көнне Татарстан Республикасының Лаеш районында үзебезнең агросәнәгать комплексы казанышларының иң зур күргәзмәсендә — «Бөтенроссия кыр көне - 2023» тапшырдылар.
Әлеге чарада район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендәге агросәнәгать вәкилләре делегациясе дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев