Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нәфис сүз остасы Самат Камалов бәйгедә өченче урынны яулады

Татарстанда “Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” шигаре астында пандемияне исәпкә алып, инде ике ел онлайн видеобәйге форматында узды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Фаҗигале төстә, вакытсыз арабыздан киткән “Татарстан”, “Болгар”, Актаныш радиосының элекеге дикторы, “Азан” һәм “Иман” радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка тараткан, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә оештырылган “Моң кайтавазы” бәйгесе быел дүртенче тапкыр үткәрелде.

Татарстанда “Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” шигаре астында пандемияне исәпкә алып, инде ике ел онлайн видеобәйге форматында узды. Бу бәйгедә 150 дән артык төрле яшьтәге нәфис сүз осталары көч сынады. 5-11 сыйныф укучылары арасында шәһәребезнең 1 нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Самат Камалов өченче урынны яулады һәм Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев