Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Никольский соборында литургия үтте

Бүген, ягъни 18 июль көнне православие динендәгеләр дини бәйрәмнәрнең берсе-Сергей Радонежскийны бәйрәм итәләр.

Сергей Радонежский-Русиянең изге каһарманы, монахлар тормышын үзгәртеп коручы, ул Русиядә изге хәрмәтләнүчеләрнең берсе. Тарихта 18 нче июль чиркәү тарафыннан изге дип саналган сөякләрне эзләп табу истәлеге. Шушы уңайдан  шәһәребезнең Никольский соборында бәйрәм гыйбадәте үткәрелде.

Литургия барышында Алабуга Епискобы Иннокентийны Никольский соборы  настоятеле иерей Роман Храмутичев, казаклар  һәм  бер төркем христианнар каршы алдылар. Епископ Иннокентийга балалар Минзәләдә пешерелгән калач, чәчәкләр бүләк итте. Аннары Епископ Иннокентий бәйрәм уңаеннан христианнарга литургия үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев