“Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игеннәрне суктыруны төгәлләде
2 августка игеннәрнең 67 проценты урып җыелган, барлыгы 32154 гектар мәйданнан 59129 тонна ашлык суктырып алынган.
Һәр гектардан алынган уртача уңыш 17,8 центнер тәшкил итә. “Дәүләтов” КФХсы 325 гектарда арпа үстергән иде, шуның 260 гектарыннан 756 тонна арпа суктырып алды һәм гектар күәте 29,1 центнер тәшкил итә. “Август”-Минзәлә ОСПсында 500 гектар рапс суктырып алынды, гектар күәте 9 центнер тәшкил итә. Кичә районыбыз кырларында 57 берәмлек комбайн эшләде. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе бөртекле кузаклы культураларны суктыруны төгәлләде. Игеннәрне суктыруны “Август”-Минзәлә ОСПсы-88, “Заиковский” хуҗалыгы-83, “Туган як” агрофирмасы-86, “Калморза” хуҗалыгы 79 процентка башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев